Татарстанның Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин әйтүенчә, гыйнвар башына башкалада 1289 кеше эшсез буларак рәсми рәвештә теркәлгән. Бүгенгә алар өчен 11,7 мең вакансия бар. Бигрәк тә төзелеш, җитештерү, мәгариф һәм фән, сәүдә, транспорт һәм логистика, кунакханә-ресторан бизнесы, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәләрдә буш эш урыннары күп. Бу өлкәләрдә аена уртача 80 мең сум чамасы хезмәт хакы тәкъдим ителә.
Узган елда шәһәрнең кадрлар үзәгенә 9 меңнән артыграк кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 6 меңе диярлек күңеленә хуш килердәй эш тапкан. Эшкә урнашуның уртача вакыты кимеп, дүрттән өч айга калган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез