Татарстан Министрлар кабинеты «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» дәүләт программасының яңа редакциясен әзерли. Документ республика шәһәрләрендә һәм районнарында уңайлы, имин һәм төзекләндерелгән территорияләрне үстерүгә юнәлтелгән. Хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документта билгеләп үтелгәнчә, соңгы тугыз елда шәһәр мохитен төзекләндерүдә 45 муниципаль район катнашкан. Бу вакыт дәвамында республикада 422 җәмәгать киңлеге һәм 5 меңнән артык ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән.
Моннан тыш, Уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектлар бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре нигезендә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә 40 җәмәгать киңлеге булдырылды.
2024 елда Татарстанда шәһәр мохите сыйфаты индексы 240 балл тәшкил итте. Республиканың барлык 24 шәһәре дә уңайлы мохит категориясенә керде.
Программаның яңа редакциясе яшәү мохитенең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыруны максат итеп куя. 2026 елга шәһәр мохитенең индексын 245 баллга кадәр, ә халыкның төзекләндерү проектларына җәлеп ителгәнлеген 30 процентка кадәр арттырырга планлаштыралар.
Документта ике төп юнәлеш бүлеп күрсәтелгән – кеше потенциалын арттыру һәм территорияләрне баланслы үстерү. Программаның максаты – тормыш сыйфатын яхшырту, ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру һәм шәһәрләрне яшәү өчен уңайлырак итү.
Программа шулай ук «Татарстан-2030» стратегиясе белән дә бәйле. Әлеге стратегия нигезендә республика тормыш сыйфаты, инфраструктура һәм тотрыклы үсеш буенча Россия төбәкләре арасында лидер булырга омтыла, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез