Татарстанда 2025 елның биш аенда 170 мең гектардан артык җир тикшерелгән, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.
Җир законнары өлкәсендәге эш нәтиҗәләре Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында каралды.
Дәүләт инспекторлары ел башыннан 170 мең гектардан артык мәйданда 4300 тикшерү уздырган. Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарындагы 23 кадастр кварталында пилотсыз очучы аппаратлар ярдәмендә дистанцион зондлау үткәрелгән. Әлеге ысул ярдәмендә 2 мең гектардан артык җирне биләп торган 6 мең җир кишәрлеге тикшерелгән.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә инспекторлар закон бозу очракларын бетерү турында 14 күрсәтмә чыгарган, шулай ук җир законнарын бозарга ярамау турында 4 меңгә якын кисәтү юллаган.
Идарә җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, 2025 елда контроль-күзәтү чараларын уздыруга чикләүләрнең бер өлеше гамәлдән чыгарылган, әмма контрольдә торучы затлар белән үзара хезмәттәшлекне күздә тотучы теләсә кайсы гамәл прокуратура белән алдан килештерелергә тиеш. Шуңа бәйле рәвештә инспекторлар эшендә төп басым элеккечә хокук бозуларны профилактикалауга ясала.
Шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне тикшерү барышында 95 карьер һәм рөхсәтсез оештырылган 29 каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланган. Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстан Республикасы идарәсе белән берлектә 4 мең гектар җир тәртипкә китерелгән һәм авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтарылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез