Иртәгә, 15 сентябрьдә, төнлә шундый ук һава торышы саклана, явым-төшемнәр көтелми, урыны белән томан булуы ихтимал. Төнлә температура +2...+7 граудска кадәр төшә, көндез +16...+21 градус җылы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.
Чәршәмбе, 16 сентябрьдә, көньяк циклонының актив атмосфера фронты республика аша үткәнлектән урыны белән яңгырлар көтелә. Төнлә +8...+13 градус, көндез +13...+18 градус, көнчыгыш районнарда +23 градуска кадәр җылы булачак.
Пәнҗешәмбе, 17 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Төнлә +7...+12 градус, көндез +14...+19 градус җылы булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразынча, 18 һәм 19 сентябрьдә республика югары атмосфера басымы йогынтысында булачак.Төнлә +3тән +9 градус, көндез +15...+20 градус җылы көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез