Казанда 77 яшьлек хатын-кыз мошенниклар тозагына эләккән. Эчке эшләр министрлыгының Казандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аңа хокук саклау органнары “хезмәткәре” шалтыратып, оныгының, имештер, авариягә эләгүен һәм аңа җинаять җаваплылыгы янавын әйткән.
Аферист хатын-кызны, имештер, зыян күрүчегә акча түләсәң, җәза чарасыннан котылып калырга мөмкин, дип алдаган. Тегесе, моңа ышанып, аферистка 270 мең сум тапшырган.
Хатын-кыз соңыннан якыннары белән элемтәгә кергәч кенә үзен төп башына утыртып калдыруларын аңлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез