Казанда тәүге крематорий төзүгә әзерләнә башлаганнар

Ул «Курган» зиратында пәйда булачак.

2029 елның башында Казанда Татарстанның тәүге крематориен ачуны планлаштыралар.«КП-Казань» шәһәр мэриясе мәгълүматларына таянып язганча, «Курган» мемориаль комплексы территориясендә төзелешкә әзерләнү эшләре төгәлләнгән.

Шәһәрнең ритуаль хезмәтләр идарәсе мәгълүматлары буенча, республика башкаласында мәетне көлгә әйләндерүгә ихтыяҗ тотрыклы булып кала. Бүген бу хезмәтнең бәясе – 24 меңнән 27 мең сумга кадәр. Крематорийны файдалануга тапшыргач, елына 9,5 мең мәетне яндыру мөмкинлеге күздә тотыла Башлангыч мәгълүматларга караганда, хезмәтнең бәясе 19-30 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Төзелеш 400 миллион сумга төшәчәк. Проектта ике хушлашу залы, заманча җиһазлар һәм колумбарий (мәетнең көле тутырылган савытларны саклау урыны) каралган. Бинаның гомуми мәйданы 1,6 мең кв.м тәшкил итәчәк, Төзелеш өчен 2,5 гектар җир бирелгән. Крематорийның беренче ун елдагы эшчәнлегеннән казнага бер миллиард сумнан артыграк салым керүе фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре