Мәскәүнең коммуналь хезмәтләре апрель бураны китергән мәшәкатьләргә чумган. Ә бу атнада Татарстанда кар явармы икән? “Татар-информ” хәбәрчесе Татарстан метеоүзәгеннән шул хакта белешкән.
“Төбәгебездә Мәскәүдәге кебек көчле бураннар көтелми. Якындагы көннәрдә яңгыр, урыны белән юеш кар булыр дип фаразлана”, – дип хәбәр иткән Гидрометеоүзәк башлыгы Феликс Гоголь.
Гидрометеоүзәкнең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сүзләренә караганда, иртәгә – 9 апрельдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +5...+10 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -1...+4 градус чикләрендә тирбәләчәк.
“Алдагы тәүлектә асылда төнге сәгатьләрдә явым-төшем көтәбез. Яңгыр, урыны белән юеш кар явачак”, – дип басым ясап әйткән Трущина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез