Татарстандагы югары уку йортлары яшьләр өчен фәнни лабораторияләр төзү конкурсында катнаша

Казан федераль университеты, Киров исемендәге КНИТУ, КДЭУ, КНИУ-КАИ һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге үзләрендә яшьләр өчен фәнни лабораторияләр төзү конкурсында катнаша. Гомумән алганда, ил күләмендә 100дән артык лаборатория булдырырга җыеналар. Анда яшьләр үз ниятләрен тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләргә ия булачак.

Лабораторияләр дөньякүләм дәрәҗәдәге фән һәм мәгариф үзәкләре эшли торган төбәкләрдә оештырыла. Татарстанда мондый үзәк узган елның февралендә ТР Президенты Указы белән булдырылды Ул 11 алдынгы вуз һәм фәнни оешма, 14 сәнәгать предприятиесен берләштерә.

Катнашучыларны сайлап алганда җитештерүгә тапшырылган фәнни эшләнмәләр саны, чит ил һәм башка төбәк студентларың күпме булуы, тикшеренүчеләрнең гомуми санында яшь галимнәр өлеше, төбәктә ТОСЭР, МИЗ, индустриаль һәм технопарклар, инновацион фәнни-технологик үзәкләр булу-булмавына игътибар итәләр.

Конкурска сентябрь ахырына кадәр йомгак ясалырга тиеш.
Моңа кадәр "Сириус" мәгариф үзәге җитәкчесе Елена Шмелева фән белән шөгыльләнүче яшьләр өчен бердәм фәнни платформа булдырырга тәкъдим иткән иде. "Теге яки бу техник сәбәпләр аркасында үз институтында ниятләрен тормышка ашыра алмаган яшь галим башка урында мөмкинлек таба алсын өчен бердәм платформа төзергә кирәк. Ил күләмендәге әһәмиятле максатларга ирешергә ярдәм итүче галимнәр өчен һәр фәнни мәктәп ачык булырга тиеш”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре