Татарстанга коронавирустан "Спутник Лайт" вакцинасының беренче партиясе кайтты. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
13500 доза вакцина республика сырхауханәләренә таратылачак. Якын көннәрдә ул вакцина ясый торган стационар пунктларда булачак.
"Спутник Лайт"ны авырганнан соң алты ай үткәннән соң ясату киңәш ителә. Прививканы ясату өчен 122 номеры аша язылырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез