Татарстанга 31 градус эсселек кире кайта

Татарстанда төньяк-көнчыгыштан үтеп кергән һава агымнары явым-төшемсез җылы һава урнашуга китерде. Кичә көндез республикада +22...+26 градус булса, төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +7...+14 градуска кадәр төште. Бүген исә максималь температура +22...+27 градус тәшкил итә.

Якындагы көннәрдә явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә төшәчәк, көндез җылы булачак.

Алдагы тәүлектә – 18 июльдә көндез +21...+26, төнге сәгатьләрдә +9...+14 градус булачак. Шимбә – 19 июльдә көндез һава температурасы +20...+25 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +6...+11 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе – 20 июльдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +23...+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +7...+12 градус.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 21-22 июльдә республика көнбатыш циклон йогынтысында калачак. Һава температурасының күтәрелеп, +25...+31 градуска кадәр җитүе күздә тотыла. Көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре