Татарстанга 45 илдән яшьләр киләчәк

Казанда 27–30 августта глобаль яшьләр саммиты узачак. Республика Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов әйтүенчә, чарага 45 илдән 200 дән артыграк делегат киләчәк.

«Халыкара яшьләр сәясәте өлкәсендә иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе бу. Чара тәүге тапкыр 2022 елда, Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының башкаласы булып игълан ителгәч үткәрелде», – диде ул.

Казанда узган беренче дөньякүләм яшьләр саммитына 67 илдән 300 делегат җыелган. Шуннан соң чарада катнашучылар саны 500–700 кешегә җиткән. Быел саммитта  Бразилия, Һиндстан, Кытай, Бангладеш, Катар, Колумбия, Мексика, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Оман, Нигерия, Филиппин, Көньяк Африка һәм башка илләрдән вәкилләр киләчәк. Соңгы 3 елда әлеге чара мәгариф, мәдәният һәм медиа өлкәләрендә иң яхшы тәҗрибәләр алмашу буенча төп халыкара мәйданчыкларның берсенә әйләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре