Татарстанга аномаль җылылык киләчәк

Татарстанда кышка күчү тоткарлана. Бу атна республикада җылы булачак. Шулай итеп, КФУ профессоры Юрий Переведенцев ел дәвамында салкынлык чоры кыскара бара, дип билгеләп үтә. 

Узган атнада температура нормадан өч градуска югары иде. Бу атнада көндезге температура 7 градуска, төнлә 5 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай итеп, уртача тәүлеклек температура нормадан 7 градуска югары булачак.

"9 ноябрьгә кадәр температура нормадан югарырак булачак, һәм кар әлегә көтелми", - ди Юрий Переведенцев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре