Татарстанга Беларусь Премьер-министры Александр Турчин килде

Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин Татарстанга эшлекле визит белән килде. Аны “Бигеш” халыкара аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Александр Турчин Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуганың төп предприятиеләре белән танышырга ниятли. Алар арасында – “ТПК МТЗ-Татарстан”, “КамАЗ” (төп җыю конвейеры һәм Фәнни-техник үзәге), “ТАНЕКО”.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Александр Турчин белән эшлекле очрашу уздырачак. Алар Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне алга таба үстерү мөмкинлекләрен караячак.
Татарстан Россия төбәкләре арасында Беларусьнең иң мөһим партнерларыннан берсе булып тора. Республика сәүдә әйләнеше буенча – 9нчы, экспорт күләме буенча – 8нче урында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре