Татарстанга бюджеттан бирелгән кредит бурычының бер өлеше кичереләчәк

Егерме биш төбәккә, шул исәптән Татарстанга бюджеттан бирелгән кредит бурычының бер өлеше кичереләчәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бу җәһәттән боерыкка кул куйган.

Шулай итеп, аларның узган елда инвестиция проектларын тормышка ашырудан федераль бюджетка юлланган салым кереме күләмендәге бурычлары гамәлдән чыгарылачак. Барлыгы 25,9 миллиард сумлык бурычны кичерү турында сүз бара. Бу карар, Татарстаннан тыш, Башкортстан, Карелия, Хакасия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Алтай, Краснодар крайлары, Калуга, Курск, Мәскәү өлкәләре кебек төбәкләргә кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре