Татарстанга "Бураново әбиләре" килә

29 июньдә Менделеевск районының Яңабирде авылында удмурт мәдәниятенең Гырон Быдтон бәйрәме гөрләячәк. Бәйрәм турында “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, районда яшәүчеләрнең чама белән өч проценты – удмуртлар. “Бәйрәм узачак Яңабирде авылы да – удмурт авылы. Гомумән, районда күпмилләтле халык яши”, – диде ул.

Радмир Беляев сөйләвенчә, бәйрәм узачак мәйданда зур гына ишегаллары төзелә. “Әлеге ишегалдында кул эше һәм аш-су осталары урын алачак. Аерым ишегалдында чын милли удмурт туе узачак. Бәйрәмнең төп кунаклары – “Бураново әбиләре”, – дип сөйләде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре