Газетага язылу

Татарстанга чит илләрдән квалификацияле белгечләр җәлеп итүгә 9,3 мең квота бирелә

Россия Хөкүмәте киләсе елда чит илләрдән квалификацияле хезмәткәрләр җәлеп итүгә квотаны раслаган. “РБК” хәбәренә караганда, виза белән керүче барлыгы 235 мең кешегә рөхсәт биреләчәк. Иң зур квота Амур өлкәсенә (27,1 мең) тәгаенләнә, чөнки биредә Кытай эшмәкәрләре күп. Мәскәү өлкәсенә – 23 мең, Ленинград өлкәсенә – 22,3 меңгә якын, Татарстанга – 9,3 мең.

Инде әйтелгәнчә, бу квоталар виза белән килүчеләргә генә кагыла. Алар ЕАЭС илләреннән (Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан), шулай ук Әзербәйҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Молдовиядән килгән хезмәт мигрантларына кагылмый. Квота төбәкләр хакимиятләренең тәкъдимнәре нигезендә исәпләнелә. Асылда ул Кытайдан, Төркия, Вьетнам, Һиндстан, Сербиядән килүче белгечләрне җәлеп итүдә кулланыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре