Татарстанга читтән кайтучыда коронавирус булуы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 23 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше читтә йоктырып кайткан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә 5 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өендә дәвалана.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе 30-50 яшьтәгеләр.
23 очракның ундүрте Казанда, Әлмәттә — өч, Биектау районында ике кеше коронавирус эләктергән. Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара һәм Лаеш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан соң Татарстанда коронавирус инфекциясенең 7183 очрагы теркәлгән, 6054 кеше терелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре