Татарстанга коронавирустан 3240 доза «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтарылган. Ул Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Чаллыдагы медицина оешмаларына җибәреләчәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте аңлатып үткәнчә, күп күләмдә кайтарылмаганлыктан, вакцинаны зур шәһәрләр арасында гына бүлгәннәр. Яңа партияләре кайткач, районнарга да җибәреләчәк икән. Казанда «ЭпиВакКорона»ны 14 медицина оешмасында кадатырга мөмкин. Нәкъ менә шушы вакцина белән прививка ясату теләген вакцинациягә язылганда яки процедура алдыннан әйтергә кирәк. Вакцина булса, прививканы шундук ясаячаклар, булмаса – чиратка куячаклар яки «Спутник V» тәкъдим итәчәкләр. Коронавирустан прививкага язылу өчен яшәү урыны буенча поликлиникага яки вакцинация үткәрүче теләсә кайсы медицина оешмасына язылырга була. «ЭпиВакКорона» да, 14–21 көнлек ара белән, ике тапкыр ясала.
Сүз уңаеннан, Татарстанда инде 187358 кеше прививка ясаткан. Шуның 108938е икенче уколны кадаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез