Татарстанга эш сәфәре белән Сенегал Республикасы президенты Маки Салл килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Россия тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Сенегалның Россиядәге илчесе Жан-Батист Тиатьи Тин.
Маки Салл Россиягә «Россия – Африка» саммитында катнашу өчен килде. Татарстанда ул республиканың сәнәгать мөмкинлеге белән танышырга, кайбер мәдәният һәм спорт объектларын барып күрергә ниятли. Бүген Сенегал президенты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановбелән очрашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез