Газетага язылу

Татарстанга федераль бюджеттан 300 млрд сумга якын акча биреләчәк

Якындагы өч елда республика бюджетына федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан бюджетара трансфертлар кертелү көтелә.

 Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.

2026 елда республика бюджетына 92,9 млрд сум керәчәк, дип фаразлана. Бу сумманың 79,9 млрд сумы – субсидияләр, 9,1 млрд сумы – субвенцияләр, 3,9 млрд сумы – башка бюджетара трансфертлар. Моннан тыш, федераль фондлардан 5,0 млн сум керәчәк, дип көтелә.

2027 елда бюджетара трансфертлар күләме 95 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырыла. Бу – 81,8 млрд сум субсидияләр, 9,2 млрд сум субвенцияләр һәм 4,0 млрд сум башка бюджетара трансфертлар.

2028 елда федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 103,5 млрд сум акча керәчәк. Трансфертлар структурасында 90 млрд сум субсидияләр, 9,6 млрд сум субвенцияләр, 3,9 млрд сум башка бюджетара трансфертлар каралган.

Хәзерге вакытта федераль башкарма хакимият органнары белән 2026-2028 елларда федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар бүлеп бирү турындагы барлык килешүләр төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре