Республикага грипптан 265 меңнән артыграк кешегә җитәрлек вакцина кайтарылган. Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, илебездә җитештерелгән әлеге вакцина зурлар өчен билгеләнгән.
Препарат шушы араларда медицина учреждениеләренә җибәреләчәк. Ә инде киләсе атнага халыкка прививка ясый башлау күздә тотыла. Вакцинаның беренче партиясе планда каралган күрсәткечне 15 процентка үтәү мөмкинлеге бирәчәк. Моңа кадәр көзен Татарстанда 1 миллион 700 мең зур кешегә һәм 600 меңнән артыграк балага грипптан вакцина ясауның планлаштырылуы турында хәбәр ителгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез