Татарстанга ял итәргә килгән малай күзсез калган

Башкортстаннан Татарстанга килгән гаиләнең ялы күңелсез тәмамланган. Бәйрәм иткәндә аларның 6 яшьлек уллары күзенә пистолет белән аткан. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә.

Кичке якта кәеф-сафа корып утырган өлкәннәр спиртлы эчемлекләрдән бушаган банкаларга травматик пистолеттан атып күңел ачарга уйлаганннар. Монда 6 яшьлек малай да булган. Пистолет корылмаган дип уйлап, шундагы ир-атларның берсе аны балага биргән. Малай һавага атып карамакчы булган, тик күзенә тигән.

Малайны Уфа хастаханәләренең берсенә озатканнар. Тик күзен саклап кала алмаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фаҗига криминал ял бала пистолет

Көн хәбәре