Төн дәвамында – секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, яшенле яңгырлар, урыны белән боз. Казанда да шундый ук һава торышы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсеннән кисәтеп әйтелгәнчә, яшенле яңгыр вакытында агачлар, реклама такталары, юл билгеләре һәм электр чыбыклары янында ышыкланырга ярамый.
Юлларда бик игътибарлы булырга кирәк: коеп яуган яңгыр һәм көчле җилдә күз күреме кими, юл тайгаклана. Янәшәгездәге өлкәннәр һәм балалар турында кайгыртыгыз! Кирәк булган очракта, 112 номерын җыеп, ашыгыч хезмәтләргә шалтыратыгыз, дип хәбәр итә МЧС.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез