Газетага язылу

Татарстанга килүче туристлар саны кимегән

Быел 7 ай эчендә Татарстанда булган 703 кунакханә, шифаханә, ял базаларында 1,9 млн турист тукталган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,7 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе төбәкләре арасында 1 урында, Россия буенча 5 урында тора. Күп кенә ял итүчеләр санатория юнәлешен сайлаган. Күрсәткечләр 16 процентка арткан.

Татарстан Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина сөйләвенчә, тулаем алганда Татарстанга килүче туристлар саны кимегән. Моны беренче чиратта илдәге вәзгыять һәм еш кына аэропортларның ябылып торуы белән бәйләп карыйлар. Аның сүзләренчә, җәй буена республиканың туристлык үзәкләренә 3,5 млн кеше килгән, бу 2025 ел күрсәткеченнән 3,5 процентка кимрәк.

Республиканың иң популяр урыны - Казан Кремлендә исә сигез ай эчендә 2,6 млн кеше булган.  Зөя утрау-шәһәрчеге - 1,4 млн, Алабуга - 811,8 мең, Бөек Болгар - 541,8 мең, Тәтеш - 211 мең, Чистай-73,4 мең кунак кабул иткән. Алабугадагы Спас ярминкәсе җәйнең иң зур чарасы булып тора. Бирегә 340 мең кунак килгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре