Бүген, 12 апрельдә, Татарстанда якын атмосфера фронты йогынтысында кабат һава шартлары үзгәрәчәк, әмма температура төшмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава була, көндез урыны белән бераз яңгырлар ява (Казанда явым-төшем көтелми).
Җил төньяк-көнчыгышан һәм көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Көндезге сәгатьләрдә ул кайбер урыннарда (ләкин ТР башкаласында түгел) секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез төбәк буенча һава +5...+10 градуска кадәр җылыначак, көньякта +12, ә көнчыгышта +14 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Казанда термометр баганалары +8... +10 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез