Татарстанга "Лидия" килгән: һава температурасы сизелерлек кимеячәк

Татарстанга һәм Идел буенда урнашкан башка төбәкләргә “Лидия” антициклоны килгән. “Фобос” Һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза “Татар-информ”.

Алдагы көнне циклон Мәскәү тирәсенә ябырылган булган. Биредә яңгырлар койган, юеш кар яуган.

“Пәнҗешәмбе көнне циклон бөтен Идел буе төбәгенә, Урал аръягы һәм илебезнең көньяк төбәкләренә килеп җитәчәк”, – дип басым ясап әйткән Тишковец.

Моңа кадәр Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь агентлык хәбәрчесенә, атнаның икенче яртысында көнбатыштан үтеп кергән циклон Татарстанга яңгыр һәм юеш кар алып киләчәк, дип сөйләп үткән булган.

География фәннәре докторы Юрий Переведенцев исә Казанда һава температурасының инде 3 ноябрьдән үк сизелерлек кимеячәге турында кисәткән.

Бүген көндез республикада 0...+5 градус.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре