Кичә Татарстан хаҗилары Казанга кайта башлады. Казанның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара аэропортында иртән иртүк аларны хаҗ операторы вәкилләре, якыннары, дуслары һәм гаилә әгъзалары каршы алды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Бүген 150 кешедән торган 3 төркем кайтып җитәчәк. Алар Җиддәдән (Согуд Гарәбстаны) Казанга чартер рейсы белән кайта.
“ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы ярдәмендә хаҗ кылган соңгы төркеме Казанга 21 июньдә кайтып җитәчәк дип көтелә.
2025 елда “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы аша Татарстаннан 1800 кеше изге урыннарга китте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы башкарды һәм үзләрен яхшы хис итә. Хаҗ вакытында аларны шәригать хокукын һәм гарәп телен белгән тәҗрибәле җитәкчеләр, һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан беркетелгән 20 табиб озатып йөрде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез