Газетага язылу

Татарстанга Себер антициклоны килә

Бүген Татарстанда һава торышын үзәге Көнбатыш Себер өстендә булган киң антициклон билгеләячәк. Аның йогынтысында температура фоны нык түбәнәячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».

16 гыйнварда, төбәк буенча һава температурасы төнлә һәм иртән -17дән -22 градуска кадәр, аязган вакытта түбән урыннарда -27 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -12..-17 градустан югары күтәрелмәячәк.

17-18 гыйнварда, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -19.. -26 градуска, ә аязганда -30 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава -11...-17 градус тәшкил итәчәк.

Әмма киләсе атна башында ук, метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, Татарстан акрынлап җылыну алып киләчәк атмосфера фронтлары йогынтысында булачак.

Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак, йомшак бураннар булуы ихтимал. Дүшәмбе, 19 гыйнварда, һава температурасы -6дан -11 градуска кадәр, сишәмбе, 20 гыйнварда, -4тән -9 градуска кадәр салкын булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре