Татарстанда инде бүген үк кичен тәүге яшен булырга мөмкин. Бу хакта Гидрометеоүзәк кисәтә.
 Синоптиклар фаразына караганда, бүген – 11 апрельдә кичен һәм 12 апрельдә төнлә республикада, шулай ук Казанда урыны белән яшен булачак. Секундына 18 метр тизлектә көнбатыштан көчле җил көтелә.
Иртәгә – 12 апрельдә алмашынучан болытлы һава, көндез урыны белән яңгыр явып үтәчәк.Көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +5...+10 градус.
 Сүз уңаеннан, белгечләр Татарстанда 20 апрельгә кадәр уртача һава температурасының нормадан 4 градуска югарырак булачагын фаразлый. Республика өчен бу чорда норма +5,9 градус, Казан өчен +6,3 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез