Газетага язылу

Татарстанлылар 2025 ел ахырына кертемнәрдә 1,3 трлн сум туплаганнар

2025 ел ахырында банк кертемнәре Татарстан халкы өчен отышлы саклык коралы булып калды.

ТР Милли Банкы мәгълүматлары буенча, депозит буенча ставкалар инфляция дәрәҗәсеннән тотрыклы рәвештә артып китте.

Декабрь башына татарстанлылар счетларында һәм кертемнәрендә 1,3 трлн сумга якын акча саклаганнар (эскроуны исәпкә алмыйча). Еллык үсеш 17% тан артык тәшкил итте.

"Ноябрьдә Татарстанда инфляция 7,5% ка кадәр кимеде, ә алдынгы банкларда кертемнәр буенча максималь ставка 15,6% ка җитте. Бу кешеләргә үз акчаларын саклап калырга гына түгел, арттырырга да мөмкинлек бирде», – диде Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан бүлеге — Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре