2025 елда программада кемнәр катнаша ала:
- 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, пенсия алды яшендәге гражданнар;
- бала караучы һәм 3 яшькә кадәр бала карау өчен ялда булган кешеләр;
- хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар;
- инвалидлар;
- мәшгульлек хезмәтендә теркәлгән эшсез кешеләр;
- хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
- 35 яшькә кадәрге яшьләр һәм башка категорияләр.
«Укыту 360 һөнәрдән торган исемлеккә туры килә торган белем бирү программалары нигезендә оештырылган. 10 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, укуга 6 474 кеше керешкән», - дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Кешеләр пилотсыз очучы аппаратлар операторларын өйрәтүче инструктор, электр белән эретеп ябыштыручы, слесарь, программа белән идарә ителә торган станок операторы, йөк транспорты һәм автобус йөртүче белгечлекләрен теләп үзләштерә, тегүчегә, оешмаларда мәгълүмати иминлекне тәэмин итүче белгечкә, аналитикка укый.
«Узган елда «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында 4 385 кеше укып чыкты. Бу планнан 36 процентка күбрәк. Уку узучыларның 80 проценты эшкә урнашты. Бухгалтерлык эшчәнлеге, персонал белән идарә итү һәм кадрлар стратегияләре белән бәйле белем бирү программаларына ихтыяҗ зур булды», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Хатын-кызлар логистика, смета эше, программа продуктларын сынау, педагогика һәм мәктәпкәчә белем бирү, психология, кадрлар администрациясе кебек читтән торып эшләргә мөмкинлек бирә торган укыту программаларын сайлаган.
«Татарстан халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» программасы кысаларында эшсез гражданнарны бюджет акчаларына укыталар. Быел 370 кеше укый. Машина йөртүчеләр яңадан һөнәр үзләштерә, кешеләр «1С» программасына өйрәнә, сметачы, мультироторлы пилотсыз авиация системалары операторы һәм көйләүче технигына, сакчыга укый.
Шулай ук Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Алабуга оборона-сәнәгать комплексының тугыз предприятиесе хезмәткәрләрен укыту һәм яңадан укыту эше алып барыла. 1 302 хезмәткәр уку уза. 2025 елда барлыгы 8,5 меңгә якын татарстанлыны укыту планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез