Татарстанлылар янәдән сәгать поясын үзгәртергә сорыйлар. Бу хакта алар Татарстан Рәисенең телеграм-каналында комментарийларда язалар.
Халык сүзләренчә, республикага башка вакытка күчәргә кирәк. Яз җитү белән Татарстанның кайбер почмакларында төнге икедә-өчтә кояш чыга. Шуңа бәйле рәвештә алар сәгать поясын бер сәгатькә яки ике сәгатькә алыштырырга сорыйлар.
"Мондый вакыт белән җәйне дә сизмисең. Төнлә якты, ә кичен эштән кайтырга өлгермисең - караңгы", - дип зарлана комментаторларның берсе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез