Татарстанлылар илкүләм проектларга кагылышлы 2 меңгә якын бәяләмә калдырган

Татарстанда яшәүчеләр илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле ике меңгә якын фикер калдырган.

Хәбәрләрнең 80 проценты уңай. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый элемтә механизмы 2023 ел ахырыннан бирле гамәлдә: илкүләм проектлар кысаларында төзелгән яки ремонтланган һәр социаль әһәмиятле объектта сыйфатны бәяләү өчен QR-код урнаштырылган.

Татарстанлылар еш кына «Яшәү өчен инфраструктура» проекты кысаларында төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, шулай ук медицина учреждениеләрендәге сервис турында фикерләрен җиткерә. Бәяләмәләрнең күбесе – уңай, якынча 14 проценты тискәре, калганнары – нейтраль.

Халыкның шикаятьләре игътибарсыз калдырылмый: алар җирле үзидарә органнарына һәм министрлыкларга җибәрелә, алар ачыкланган кимчелекләрне тиз арада хәл итәргә һәм төзәтергә бурычлы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре