Газетага язылу

Татарстанлылар ипотеканы ешрак рәсмиләштерә башлаганнар

Татарстанда 2026 елның июлендә торак кредитларын кулланып 6 174 килешү теркәлгән.

Бу үткән ел белән чагыштырганда 30,1% ка күбрәк, ул вакытта күрсәткеч 4 744 килешү тәшкил иткән.  Мондый мәгълүматларны Росреестрның ТР буенча идарәсе китерә.

Төп үсеш Казаннан читтәрәк туры килә. Биредә ипотека килешүләре саны 2 807дән 3 861гә, ягъни 37,5%ка арткан. Казанда күрсәткеч 1 937дән 2 313 килешүгә кадәр, ягъни 19,4% ка арткан. Шул ук вакытта 2026 елның июнь ае белән чагыштырганда ипотека активлыгы бераз кимегән: ул вакытта республикада 6 476 килешү теркәлгән. Июльдә күрсәткеч 4,7% ка кимрәк булып чыккан. Экспертлар ипотека килешүләренең үсешен ставкаларының кимүе белән аңлата. Моннан тыш, ихтыяҗ арту ипотека шартларының начараюы турындагы имеш-мимешләр белән бәйле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре