Татарстанлылар кайсы очракларда өстәмә ял көне алырга хокуклы?

Гамәлдәге законнар нигезендә, Татарстанда яшәүчеләр дәүләт һәм республика бәйрәмнәре көннәрендә, шулай ук өстәмә ял көннәре күчерелгән көннәрдә ял итәргә хокуклы. Әмма кайбер очракларда татарстанлылар өстәмә ял көннәренә дә исәп тота ала. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Нормадан тыш эшләгән өчен ял

Әгәр хезмәткәр бәйрәм яки ял көннәрендә эш сәгатеннән тыш эшләсә, аның икенең берсен (өстәмә ял яки өстәмә түләү алу) сайларга хакы бар. Закон нигезендә, мондый көннәрдә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләнә. Теләгән очракта хезмәткәр акчалата компенсация урынына ял көне рәсмиләштерә ала. Ул чагында нормадан тыш эшләгән өчен бер ставка күләмендә генә түләнәчәк, ә ял көне түләүсез була.

Инвалид балаларның ата-аналары өчен өстәмә ял көннәре

Инвалид баланың әнисе яки әтисе, шулай ук аның законлы опекуннары яки попечительләре аена дүрт өстәмә түләүле ял көненнән файдалана ала. Өстәвенә, ата-аналар бу көннәрне үзләре теләгәнчә үзара бүләргә хокуклы, йә аларның берсе дүрт көнне дә файдалану хокукына ия. Ял көннәре уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.

Диспансеризация узу өчен бирелгән ял көне

Татарстанлыларның шулай ук диспансеризация узу өчен өстәмә ял көне алырга хакы бар. 40 яшькә кадәрге затлар өч елга бер тапкыр түләнә торган бер көннән файдалана ала. 40 яшьтән алып пенсия алды яшенә кадәр мондый көн ел саен бирелә, ә пенсия алды яшендәгеләр һәм пенсионерлар елына ике ял көненә хокуклы. Тикшеренү узганнан соң хезмәткәр эш бирүчегә диспансеризация үтүе турында белешмә бирергә тиеш.

Кан донорлары өчен ял

Кан һәм аның компонентлары донорлары өстәмә өч ял көне: медицина тикшерүе, кан тапшыру көннәренә, шулай ук үзләре теләгән вакытта өстәмә ял көне алырга хокуклы. Аларның барысы да уртача хезмәт хакыннан чыгып түләнә.

Авыл хатын-кызларына өстәмә ял көне

Татарстанда авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар айга бер өстәмә ял көненә исәп тота ала. Әмма мондый ял көне өчен эш бирүче хезмәт хакы түләми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре