Татарстанлылар ноябрь бәйрәмнәрендә 1 көнгә әзрәк ял итәчәк

4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.  6 ноябрь якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелми.

«Татарстан Республикасында ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килсә, ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми«, - диелә "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы законда.

Шулай итеп, татарстанлылар 4 түгел, 3 көн ял итәчәк. Шул ук вакытта 3 ноябрьдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре