Татарстанлылар өчен августта озын яллар булмаячак

Татарстанлылар 30 августта Республика көнен билгеләп үтәчәк. Бу көн бәйрәм уңаеннан ял көне дип санала, ләкин бу юлы озын яллар көтелми.

Быел 30 август шимбәгә туры килә һәм биш көнлек график белән эшләүчеләр өчен ул болай да ял көне булып тора. Федераль бәйрәмнәр очрагында мондый очракларда өстәмә ял көне бәйрәм көненнән соңгы эш көненә күчерелә, нәтиҗәдә озын яллар килеп чыга.

Тик Республика бәйрәмнәренә туры килгәндә, мондый күчерүләр ясалмый. Шунлыктан бәйрәм шимбә яки якшәмбегә туры килсә дә, озын яллар көтелми.

Искәртеп үтәбез, татарстанлыларның киләсе озын яллары ноябрьдә генә булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре