Иминиятчеләр компенсацияне бары тик зыян күрүче дип танылган якка гына түли. Әгәр дә машина йөртүче авариядә гаепле булса, компаниядән компенсация өмет итә алмый – үз автомобилен төзәтү чыгымнарын ул үзе капларга тиеш була.
ОСАГО буенча иминият түләүләре күләме закон белән чикләнгән. Авариядә сәламәтлеккә яки гомергә зыян килгәндә иминият компаниясе 500 мең сумга кадәр компенсация түли. Транспорт чарасына килгән матди зыянны каплау 400 мең сум белән чикләнә.
Кайвакыт автомобильне төзәтү бәясе билгеләнгән чиктән артып китә – мондый хәл, гадәттә, премиум класслы машина хуҗаларында ешрак очрый. Бу очракта иминият лимиты кысаларыннан чыккан чыгымнарны юл-транспорт һәлакәте өчен гаепле кеше үзе түләргә бурычлы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез