Республика халкыннан кире элемтә җыю механизмы 2023 ел азагыннан гамәлгә кертелде. Республика халкы фикерен илкүләм проект кысаларында төзелгән яки ремонтланган һәр социаль әһәмиятле объектта урнаштырылган qr-код аша белдерә ала.
Татарстанлылар иң еш очракта «Яшәү өчен инфраструктура» проекты нәтиҗәсендә яңартылган парк һәм скверларның торышы турында фикере белән уртаклаша. Бәяләмәләрнең якынча 75 проценты уңай, 15 проценты тискәре, калган өлеше нейтраль. 2026 елда татарстанлылар иң еш «Яшәү өчен инфраструктура», «Яшьләр һәм балалар» һәм «Озын һәм актив гомер» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзелгән объектларның торышы турында бәяләмәләр калдыра.
Тискәре бәяләмәләр игътибарсыз калмый – алар оператив җавап бирү һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен җирле үзидарә органнарына һәм профильле министрлыкларга җибәрелә.
Быел Татарстан уңайлы шәһәр мохитен булдыру эшен дәвам итә. Республикада 51 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла.
Бу эшләрнең шактый өлеше (42 объект) «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты линиясе буенча финанслана. «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында республиканың 31 районындагы 36 киңлек яңартылачак. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр бөтенроссия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә республикада – Аксубай, Алексеевск, Биектау, Кукмара, Минзәлә һәм Тәтештә тагын алты объект төзекләндереләчәк.
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы кысаларында төзеләчәк яңа объектлар исемлеге халыкның актив катнашында – тавыш бирү процедурасы ярдәмендә формалаштырыла.
2018 елдан башлап җәмәгать киңлекләре проектларын сайлаганда халык арасында тавыш бирү уздыру «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыруның мәҗбүри шарты булды.
2025 елда Татарстанда 2026 елда илкүләм проект кысаларында барлыкка киләчәк яңа җәмәгать киңлекләре өчен 140 меңнән артык кеше тавыш бирде.
21 апрельдән «Дәүләт хезмәтләре» порталында 2027 елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар, яр буйлары, бульварлар өчен гомумроссия онлайн-тавыш бирү башлана. Элегрәк порталда Россия халкынан төзекләндерү өчен территорияләргә карата идеяләр җыю этабы тәмамланды. 7 апрельгә кадәр тавыш бирүдә катнашачак объектлар билгеләнәчәк.
2026 елда Татарстан 12 илкүләм проект составындагы 45 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итә. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга якынча 54 млрд сум юнәлтеләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез