Татарстанлыларга булачак пенсия күләмен арттыру мөмкинлеге хакында искәрттеләр

Гражданнарның кайбер категорияләре үзләренең булачак пенсияләрен арттыра ала. Шулай ук җитмәгән иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын ирекле иминият кертемнәре исәбенә сатып алырга мөмкин. Бу хакта Татар-информ яза.

Аларга түбәндәгеләр керә:

- үзмәшгуль гражданнар;

- шәхси эшмәкәрләр;

- адвокатлар;

- арбитраж идарәчеләр;

- хосусый практикалы нотариуслар;

- рәсми эшкә урнашмаган гражданнар;

- Россия Федерациясеннән читтә эшләүче затлар.

Взносларны ел саен күчерергә кирәк. Моны төрле ысуллар белән эшләргә була: сумманы ай саен өлешләп түләргә яки бөтен сумманы берьюлы кертеп бетерергә. 2025 елда ирекле иминият түләүләренең минималь күләме 59 241,60 сум, ә максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә.

Ирекле пенсия иминиятендә катнашу яки аннан баш тарту өчен гаризаны ничек бирергә?

- дәүләт хезмәтләре аша;

- почта аша;

- социаль фонд бүлегендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре