Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. “7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен дәвалануның һәр очрагы буенча 15 календарь көненә кадәр түләнелә. Әмма елына күп дигәндә 45 көнгә генә. 18 яшькә кадәрге инвалид баланы караган өчен елына 120 календарь көненә кадәр түлиләр.
18 яшькә кадәрге бала ВИЧ-инфекцияле булса яки авыруы яман шешкә, вакцинадан соң ниндидер проблемаларга бәйле булса, бөтен дәвалану чорына яки бала белән медицина оешмасында ятуның бөтен чорына түләнелә”, – дип аңлатып үткән ул. “Больничный”ның күләменә килгәндә, 8 яшькә кадәрге бала авырганда уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнелә. 8 яшьтән зуррак бала яки гаиләнең зур әгъзасы авырып киткән очракта, түләү күләме сырхауны караучының эш стажына бәйле. 5 елга кадәр стажга ия булганда – 60, 5тән 8 елга кадәр – 80, 8 ел һәм аннан күбрәк стажы булганда – 100% түләнелә.
Сырхау баланы өйдә дәвалаганда, беренче ун көне өчен – стажга бәйле рәвештә, ә 11 нче көненнән – уртача хезмәт хакының 50 проценты күләмендә түлиләр. Бала хастаханәдә дәваланган очракта, “больничный”ның барлык көннәре караучы кешенең эш стажыннан чыгып түләнелә. Гаиләнең өлкән әгъзасын карауга килгәндә, һәр авыру очрагы буенча 7 календарь көненә кадәр (әмма елына күп дигәндә 30 календарь көне генә) “больничный” бирелә, дигән Эдуард Вафин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез