Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында кыяр бәяләренең артуын аңлаттылар. Ведомствода аңлатуларынча, бу салкын башланганнан соң булды-хәзер теплицаларны җылыту өчен күбрәк чыгымнар кирәк. Бәя арту шулай ук гыйнварда торак коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләүләр артуы белән дә бәйле. Бу хакта «Казан-ферст» яза.
Иң салкын айлар - декабрьдән мартка кадәр. Шуннан соң бәя августка кадәр кими, дип белдергәннәр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез