Татарстанлыларны 9 июльдә яшен һәм көчле җил булачак дип кисәттеләр

Татарстанда шимбә көнне, 9 июльдә, һава торышы начарлану көтелә - яшен, боз һәм көчле җил булачак, дип кисәтә Республика Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар фаразына караганда, Татарстанда, шул исәптән Казанда да, урыны белән көндез һәм кич яшенле яңгыр көтелә. Көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре