Татарстанлыларны һава торышы бозылуы турында кисәттеләр

Татарстанда атна башында буран, юеш кар, бозлавык көтелә. Бу хакта ТР гидрометүзәге сайтында хәбәр ителә.

Дүшәмбе көнне, 23 октябрьдә, төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез юеш кар явачак, урыны белән кайбер районнарда бозлавык булачак.

Сишәмбе көнне яңгыр явачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы буран көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре