Татарстанга таба хәрәкәт итүче пилотсыз очкыч күрү белән республика халкына бу хакта 112 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Мондый үтенеч белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов мөрәҗәгать итте.
Ул ассызыклаганча, Украина көн саен Россия территориясендәге төрле объектларга һөҗүм итә. Иминлекне тәэмин итү өчен, әгәр БПЛА Татарстан юнәлешендә хәрәкәт итсә, төбәктә "БПЛА куркынычы" режимы кертелә. Шулай ук бу хакта халыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасы һәм СМС аша хәбәр итәчәкләр. Беренче вариант, кагыйдә буларак, оператив булганлыктан, Татарстан халкына бу сервисны телефонга урнаштырырга киңәш иттеләр.
"Әгәр пилотсыз очкычлар Татарстан территориясендә табылса, "БПЛА куркынычы" режимы кертелә. Халык урамнарның ачык участокларын калдырып, җир асты кичүләренә, паркингларга яки якындагы корылмаларга керергә һәм тәрәзәләргә якын килмәскә тиеш. Бинада - тәрәзәсез бүлмәгә күчегез. Шулай ук балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтегез”, - дип өндәде Кадамов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез