Татарстанлыларны хокук бозулар өчен барлыгы 266 миллион сумлык штрафка тартканнар

Быел Татарстанда барлыгы 266 миллион сумнан артыграк күләмдә штрафлар түләтү турында 105 меңнән күбрәк карар теркәлгән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 68 процентка зуррак сан бу. Республика юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләү мәсьәләләре буенча коллегиясе утырышында шул хакта сөйләп үткән.

“Штрафлар түләтүдән шәһәр округлары һәм муниципаль районнар бюджетына 160 миллион сумнан артыграк акча кергән. Шуның 98 проценты чамасы шәһәр округларына туры килә: Казанга – 94,7%, Чаллы – 3,3%, калганнарына – 2%. 14 муниципаль берәмлектә штраф түләтү күрсәткече республика буенча уртача күрсәткечтән зуррак”, – дип билгеләп үткән Ибәтов.

Аның әйтүенчә, бу юнәлештә Яшел Үзән, Чистай, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт районнары комиссияләре һәм җаваплы секретарьлары актив эшли. Ә менә Менделеевск, Питрәч, Спас, Арча, Алексеевск районнарында, шулай ук Чаллыда әлеге күрсәткеч, республика буенча уртача күрсәткечтән кимрәк булып, 40 процентка да җитми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре