Татарстанлыларның июнь аенда аванслары азрак булачак

Татарстанда яшәүчеләр июнь аенда гадәттәгедән азрак аванс алачак. Бу айның беренче яртысындагы озын ял көннәре белән бәйле. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Хезмәткәрләр алган аванс һәм хезмәт хакы ай буена эшләгән көннәр санына карап исәпләнә. Димәк, аванс айның 1-15 көннәре өчен, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә түләнә. 1 июньнән 15 июньгә кадәр татарстанлыларның нибары җиде эш көне булачак: 2-5 һәм 9-11 июнь. Калган 11 эш көне инде айның икенче яртысына туры килә. Июньнең беренче яртысында татарстанлыларның эш көннәре 1,5 тапкырга азрак булачак, димәк, аванс та азрак булачак дигән сүз.

Төгәл мисалда карыйк. Әйтик, Татарстан кешесе аена 60 мең сум акча эшли. Димәк, май аенда бер эш көне бәясе 3333,33 сумга тигез. Июньнең беренче яртысында җиде эш көне булудан чыгып, аванс суммасы 23333,33 сум тәшкил итәчәк, оешмада аванс һәм хезмәт хакы хезмәткәрләргә 50/50 нисбәтендә түләнә. Әгәр учреждениедә исәп-хисап 45/55, 40/60 яки 30/70 нисбәтендә башкарылса, аванс күләме тагын да кимрәк булачак. Әмма зур булмаган аванс хезмәткәрнең йомгаклау кеременә йогынты ясамаячак, чөнки ул, закон нигезендә, бәйрәмнәргә бәйле рәвештә үзгәрергә тиеш түгел. Шуңа күрә авансны түләп бетермәүне эш бирүче гадәттәгедән күбрәк булган икенче түләү хисабына компенсацияли.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең июньдә ике озын ял көне була: 6-8 июнь һәм 12-15 июнь.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре