Иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше ел саен индексацияләнә. Исегезгә төшерик, 2025 елда аның күләме 8 907,7 сум тәшкил итә. 2026 елның 1 гыйнварыннан ул 9584,69 сумга кадәр арттырыла.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан бер пенсия баллының бәясе 145,69 сумнан 156 сумга кадәр арта. Ике күрсәткеч тә 7,6 процентка индексацияләнә, бу фаразлана торган инфляция дәрәҗәсеннән югарырак (6,8 процент).
Димәк, татарстанлыларның иминият пенсиясе уртача 2 мең сумга күбрәк була башлый. Мәсәлән, әгәр кеше 2025 елда 30 мең сум пенсия алса, 2026 елда аның пенсиясе 2 280 сумга арта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез