Татарстанлыны кырдан 700 кг яшел кукуруз урлаган өчен җәзага тартачаклар

Апас районында Әҗем авылында яшәүче 57 яшьлек ир вак урлау турындагы эш буенча, административ җәзага тартылачак.

Тикшерү агымдагы елның сентябрендә ир «Апас-Мол»ҖЧҖ кырыннан 700 кг яшел кукуруз урлаган, дип саный. Ул аны ВАЗ-21124кә тагылган арба белән алып киткән.

Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Ир элек урлау өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул үз гаебен таныган.

Җинаять эше Апас район судына тапшырылган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре