Газетага язылу

Татарстаннан 70 үсмер Әбү-Дабига Халыкара яшьләр лагерена китә

70 үсмердән торган делегация Әбү-Дабига “Дуслар” Халыкара яшьләр лагерена җибәрелеп, Татарстанны халыкара дәрәҗәдә танытачак.

Татарстаннан 70 үсмер Әбү-Дабига Халыкара яшьләр лагерена китә
Фото: Алдынгылар хәрәкәте

Быел лагерь Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уза. Әбү-Дабидагы сменаның 27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр узуы күздә тотыла. Барлыгы 70 делегат: 14тән 17 яшькә кадәрге үсмерләр һәм әйдаманнар республиканы халыкара дәрәҗәдә таныту мөмкинлегенә ия булачак. Алар конкурс нигезендә сайлап алыначак.

“Алдынгылар хәрәкәте” быел Әбү-Дабида узачак Халыкара яшьләр лагерен өченче тапкыр оештыра инде. Беренче сменасы Татарстанда 2023 елның августында булган. Ул чагында Иннополиска республикадан һәм дөньяның башка илләреннән 200ләп үсмер җыелган. Узган елның көзендә исә Малайзиядә шундый смена узган. Анда республикадан 100 үсмер барган. Сменада теләгендә булган барча үсмер катнаша ала.

Катнашу өчен 20 июльгә кадәр конкурс нигезендә сайлап алу узарга кирәк.   Конкурста катнашу өчен:

*  инглиз телендә видеовизитка ясау;

* аны соңгы өч елда ирешелгән уңышлардан торган портфолио белән бергә тапшыру кирәк.

Конкурста катнашучылар читтән торып оештырылган этаптан соң әңгәмә һәм тест узуга чакырыла.  Ә иң көчле кандидатларга август аенда халыкара чараларда волонтер стажировкасы узарга, халыкара мохиттә инглиз телендә аралашырга, әдәп кагыйдәләренә, бергә эшләү үзенчәлекләренә өйрәнергә кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре